Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Файдалы киңәшләр

Әгәр сезнең башыгыз авыртса...

1 стакан җылы су эчеп кую файдалы булыр – ул кан тамырларын киңәйтәчәк, канны сыеклатыр.
Авырту һаман да басылмаса, күзне йомып, берни турында уйламыйча тыныч кына ятып торырга кирәк. Яткан килеш бармакларга, чигә һәм ике колакка массаж ясарга була.
Авырту бер дә басылмаса, дару эчәргә ашыкмагыз, болай эшләп карагыз:
*лимон йомшагын 2-3 минутка чигәләргә куеп торыгыз;
*1 стакан җылы суга 1 лимон сутын сыгып эчегез;
*атнага бер тапкыр булса да кәбестә суты эчү баш авыртуыннан саклый;
чигәгә 5-10 минутка кәбестә яфрагы куеп тору да булышыр.

Фото: фрипик,ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев