Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Файдалы киңәшләр

Микродулкынлы мичнең күпләр белми торган серләре

Макарон һәм карабодайны салфетка каплап җылытсаң, алар кипми.

☑Пицца җылытканда янына сулы стакан куегыз. 

☑Бутерборд тәмле булсын өчен, аны тәлинкәнең уртасына түгел, кырыена куялар. Шул чакта ул тигез җылына.

☑Дымлы чүпрәккә төреп куйсаң, микродулкынлы мичтә иске ипи дә яңара.

☑Күптән савытта торып кибеп беткән тәмләткечләрне 15 секунд җылытсаң, алар да яңара.

☑Тураганда, суган күзгә кермәсен өчен, аны 30 секундка мичкә куеп алыгыз. Аннары беркем дә еламас.

☑Сарымсакны 30 секундка мичкә куеп торсаң, чистартырга җиңел була.

☑Шикәрләнгән балны 30 секундка мичкә куйсаң, ул сыеклана һәм үтә күренмәлегә әверелә.

☑Кызыл чөгендерне микродулкынлы мичтә пешерү өчен, полиэтилен пакетка салып, 15 минут мичтә тотыгыз. Аннары 5 минут суытыгыз да, пакетны ачыгыз.

☑Кабыгын чистарту өчен, помидорны 30 секундка мичкә куеп алыгыз. Аннары 2-3 минут суыткач, кабык җиңел әрчелә.

☑Микродулкынлы мичтә йомырка тәбәсе дә пешереп була. Тәлинкәне мичтә җылытыгыз да атланмай белән майлагыз, өстенә йомырканы сытып салыгыз. Тәлинкәне 1-3 минутка мичкә куеп торсагыз, тәбә әзер!

☑Бәрәңгене юка телемләп турап, пергамент кәгазе җәелгән тәлинкәгә тезегез дә, бераз май, тоз, тәмләткечләр сибеп, мичкә куегыз. 3 минуттан бәрәңге телемнәренең кире ягын әйләндерегез. Тагын 3 минуттан чипсы барлыкка килә.

☑Юылган банкаларны юеш килеш микродулкынлы мичкә зур көчәнештә 1,5-2 минут тотсаң, банкалар кыза, су кибеп бетә. Банкалар тулысынча кибеп беткәч, мичне сүндерегез. Шулай итеп банкалар стерильләштерелә.

☑Әгәр керфек буяу өчен тушь кипсә, аның капкачын ачып, микродулкынлы мичкә куегыз. Янына бер стакан су да урнаштырыгыз. 10 секундтан тушь өр-яңа кебек булыр.

☑Микродулкынлы мичне чистарту өчен бер савытка лимон согы сыгыгыз, лимон кисәкләрен дә шунда ук салыгыз, ярты чокыр су өстәгез дә 3 минутка мичкә куегыз. Аннары 5 минут көтеп торыгыз һәм мичне губка белән сөртеп алыгыз.

☑Өйгә тәмле ис чыксын өчен, ваниль, корица кебек тәмләткечләрне куеп, микродулкынлы мичне 15 секунд эшләтегез. Шуннан соң өйгә хуш ис таралыр.

Фото: татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев