Чалмабашлар чәчәккә бөреләнә
Пионнар – татарча чалмабашларның да чәчәккә бөреләнгән вакыты. Чәчәкләре эре һәм күп булсын өчен, хәзер аларны ашлап һәм тәрбияләп калырга кирәк. Нәрсәләр сибәбез? Бу хакта Татар Кандызы авылында туган, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәүче Җәвидә Юнусова киңәш бирде. Аның кечкенә генә бакчасында пионнарның төрле төстәгеләре үсә икән.
Бакчачы сүзләренчә, үсеп китү өчен һәр үсемлеккә дә ашлама, тукландыру кирәк. Ә моны пионнарга азот бирә. Шуңа күрә, чәчәк куагына аммиак селитрасы сибәргә кирәк. 10 литр суга 15 грамм күләмендә (1 аш кашыгы) алына.

– Чәчәк бөреләре тулышып, пионнар чәчәк атарга керешкәч, тагын бер кат ашлыйбыз, – ди Җәвидә ханым. – икенче тапкыр тукландыру чәчәк ату фазасын озайту өчен кирәк. Ун литр суга 7-8 грамм ягъни ике чәй калагы аммиак селитрасы, 5-6 грамм (бер чәй кашыгы) калий тозы һәм ун грамм (ике чәй калагы) суперфосфат сибәбез. Шулай ашлаган очракта, пион чәчәкләре тирә-якка хуш ис таратып, матурлык бүләк итәчәк. Алар бер урында озак еллар үсеп утырырга сәләтле.
Фото: автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев