Чәчләрегезне карый беләсезме?
Чәчләрне дә тәрбияләргә кирәк.
Шампунь белән юганчы, чәчегезне суда озаклап тотыгыз, алар яхшылап чыланырга тиеш. Шампуньны юып төшерү өчен чәчегезне душ астында кимендә биш минут тотыгыз. Иң соңыннан чәчегезгә салкынча су коегыз.
Чәч өчен «лимонад» та файдалы. Ул чәчләрне ялтыратып тора, прическаны озаграк саклый. Моның өчен бер литр җылы суга бер лимон согы сыгабыз. Чәчне юганнан соң, иң соңыннан «лимонад» белән чайкыйбыз. Чәч тиз пычранмасын өчен, аларны өйдә өскә җыеп йөрегез.
Чәчләрнең сәламәтлеген тикшереп була: бер чәчне йолкып алып, аны чиста су тутырылган стаканга салыгыз, өстә йөзсә, чәчегез – сәламәт, батса, чәчне яхшылап тәрбияләргә кирәк.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев