Бавырны солы ярдәмендә чистартырга була
Бавырны чистарту бик күп авырулардан саклый. Әгәр бавыр вакыт-вакыт чәнчеп ала икән, бу аның тиз арада ярдәмгә мохтаҗ булуын күрсәтә.
3 литрлы банка төнәтмә өчен:
1 аш кашыгы солыны юыгыз. Юганда буш солы бөртекләрен алып ташлагыз. Солы өстенә 3 литр су коегыз да, кәстрүлдә кайнатыгыз. Кайнаганда тәүдә солы өскә калка, соңрак кайный-кайный аска төшә. Арытаба кайнатманы сөзеп, банкага салыгыз.
Төнәтмәне көн саен ач карынга бер чынаяк эчәргә кирәк. Аны суыткычта саклагыз. Ике банка эчкәннән соң, өч атна ял итәргә, аннары тагын кабатларга.
Әлеге төнәтмә кул-бармаклар оюдан да ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев