Баулылар кызыл чөгендер уңышын ала
Үстереп, уңышны җыеп алу бер хәл, аны бит әле сакларга да кирәк. Әлеге язма кызыл чөгендерне алу һәм саклау турында. Баулы бакчачылары өчен берничә киңәш.
Әлбәттә, беренче чиратта, тамыразыкларны коры көнне казып алырга кирәк. Туфрак җиңелчә генә дымлы булырга тиеш. Яңгырлы көнне казыган кишер дә, чөгендер дә кышын черергә мөмкин.
Кызыл чөгендерне казыгач, бер-ике сәгать түтәлендә калдырырга кирәк. Аннары туфрагыннан селкеп, яфракларын кисәргә һәм сакларга куярга кирәк. Чөгендернең кабыгын зарарламаска тырышырга кирәк.
Чөгендернең “тынлык” чоры юк. Әгәр температура алты-җиде градус җылыдан арта икән, ул үсә башлый. Саклау өчен иң яхшы температура – 2-3 градус җылылык.
Чөгендерне берничә ысул белән сакларга була.
–Бәрәңге белән бергә саклау – иң җайлысы һәм отышлысы, – ди Кызылъярда яшәүче Ләйсән. – Алар кышын бер-берсенә булышачаклар. Бәрәңгедән бүленеп чыккан дым чөгендерне шиңүдән, ә чөгендер бәрәңгене черүдән саклый. Шулай ук халыкта дымлы гади ком белән яки капчыкларда саклау да иң популяр ысул. Без ел саен бәрәңге белән бергә саклауга куябыз.
Фото: Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев