Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Баулылар ак, кызыл, кара карлыган үстерә

Җәйнең җиләк-җимешкә бай мәле. Урман җиләге, бакчада тулы җир җиләге, кура җиләк, инде карлыганнар да өлгерә башлады. Баулының тырыш хуҗабикәләре җәйнең бай сый-нигъмәтләреннән кышкылык өчен запас туплый. Җиләк-җимештән кайнатма, компот, как ясыйлар, киптереп куялар, махсус савытларга салып туңдыргычка урнаштыралар.

 Быел карлыган уңышы да сөендерәчәк. Карлыганның яфраклары да, җимешләре дә витаминнарга бай. Карлыган организмны картаюдан саклый.

Кара карлыганны кышкылык өчен төрлечә сакларга була. Белгечләр әйтүенчә, ул үзенең файдалы үзлекләрен саклап кала. Иң кулае – туңдыргычта саклау.

Кызыл карлыган да үзенең файдалы үзлекләре белән кара карлыганнан калышмый. Салкын тигәндә чәйгә салып эчү файдалы, тирләтү, температураны төшерү үзлегенә ия. Гадәттә кызыл карлыганнан морс яки компот әзерлиләр.

Баулы бакчачылары арасында ак төстәге карлыганны үстерүчеләр сирәк. Ак карлыган да бик файдалы, ак төстә булуы белән ул балаларда аллергия китереп чыгармый, ди белгечләр. Ак карлыган йөрәккә файдалы, сусаганны баса. 

Карлыганны нинди генә төстә булса да, чыбыкчадан үстерәләр. Аны көз көне дә, яз көне дә утыртырга була. Иң мөһиме – вакытында су сибеп, тиешенчә дымлы туфракта үстерү һәм төрле корткычлардан саклау. 

Фото: автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев