Баулы бакчачылары, карлыганда бөре талпаны юкмы?
Бөре талпаны – карлыган куакларының иң зур дошманнарының берсе. Вак талпаннар бөре эчендә кышлый. Язын һава биш градуска кадәр җылыну белән, корткычлар актив үрчи һәм йомырка сала башлыйлар.
Карлыган куагындагы бер бөредә берьюлы 600гә кадәр талпан булырга мөмкин. Нәтиҗәдә, бөре борчак кадәр булып кабара. Әгәр дә шулай икән, бу куакта әлеге корткычлар кышлаганын һәм аларның барлыгын күрсәтүче билге. Бер сезонда бөре талпаннары биш-алты буын чыгарырга өлгерә. Зарарланган куак көчсезләнә, яшь ботаклары кәкерәя, бик нык зарарланган очракта корый. Шуңа күрә яз җитеп, яфрак яра башлау белән дә карлыган куакларын игътибар белән тикшерергә һәм кабарганнарын кул белән җыярга кирәк. Әгәр кабарган бөреләр күп булса, ботагы белән кисеп яндыру яхшырак. Кабарган, авыру билгеләре булган бөреләрне җыеп алганнан соң, карлыганнарны биологик препаратлар белән эшкәртергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев