Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Бәрәңге корты һәм эт эчәгесеннән ничек котылырга?

Арча районы Ашытбаш авылында яшәүче Рәис абый Шәкүровтән бакчачыларга берничә киңәш

– Бәрәңге корты 40 градус суык булса да үлми. Кышның нинди килүенә карамастан, аннан котылып булмый. Ул бит ясалма корткыч, суыгын да, эссесен дә белми. Агуласаң гына инде. Корт ашамасын өчен,  озын сабаклы булып үсә торган яхшы сортлы бәрәңге утыртырга кирәк, – ди ул. 

Эт эчәгесеннән котылу өчен бакчага чи тирес кертергә киңәш итә. “Терлек күп асрыйбыз, сидеге бер кая агып төшми, зур итеп казылган чокырга җыелып бара. Көзен, кышын бакчага чыгарып түгәм шуны. Ул шул аммиак суы бит, эч эчәгесенең тамырын корыта. Тиресне черетеп кертергә кирәкми, чөнки аннан берни калмаган була. Тиресне кертәм дә сукалыйм. Ел да кертәм тиресне.

Җир беркайчан да тирестән туймый. Бозмый, күпертә генә. Гомер-гомергә тирес түктеләр. Ә менә тирес белән алабута орлыгы керә анысы. Әмма бәрәңге тишелгәч ат белән ике тапкыр тырмалагач бетә алары да. Тик моны эссе көнне көндез эшләргә кирәк”, – дип аңлата Рәис Шәкүров.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев