Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Бакчада пионнар баш калкыта

Карлар эреп, җир бераз җылына башлауга ук бакчада иң беренче чалмабаш (пион) куаклары баш калкыта башлый. Тәҗрибәле бакчачылар чәчәк куагын шул чорда ук тукландырып калырга ашыга.

Пион үстерүче Баулы бакчачыларына берничә киңәш: иң беренче туфрактан көздән калган яфрак һәм сабакчыкларны чистартып, сак кына тырма белән алырга кирәк. Чөнки анда корткычлар кышлый. Тик корыган сабакчыкларны саклык белән генә алырга, алар белән ияреп яшь үсентеләр сынарга мөмкин. Аннары азотлылы ашлама белән тукландыру зарур.

Чалмабаш (пион) чәчәкләренә тәрбия җиткелекле булса, аның бер куагында 50 дә алып 100 гә кадәр чәчәк булырга мөмкин. Тиешле игътибар булганда бу чәчәк бер урында йөз елдан артык үсеп утыра ала.

Белгечләр сүзләренчә, пионнарның зәңгәр төслесе табигатьтә булмый, ә калган барлык төсмерләрен дә очратырга мөмкин икән. Аларның ал төстәгеләре аеруча хуш исле була.

Фото: автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев