Ашарга әзерләү серләре
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, хуҗабикәләр ашарга пешерү өчен гомерләренең 3 елын әрәм итә икән. Бу вакытны кыскартыр өчен бездән бераз киңәшләр.
Тефтелине духовкада пешерегез
Фарштан ясалган ит шарларын кекслар өчен формага салыгыз да 30–40 минутка духовкага куегыз. Тәмле дә, тиз дә.
Суганны туңга куюдан курыкмагыз
Ашарга пешергәндә туралган суган артып калса, морозильникка ташлагыз. Суган боҗралары бер-берсенә ябышмасын өчен формага салып алюминий фольга белән каплагыз да, берничә сәгатькә туңга куегыз. Соңыннан пакетка күчереп салыгыз.
Идеаль йомырка тәбәсе
Менә монда суган боҗралары кирәк була инде. Калынрак итеп киселгән боҗраны кызган майлы таба салыгыз да, уртасына йомырка сытыгыз. Суган күкәй агына агарга ирек бирмәс.
Тавык шашлыгы кыздыру
Шпажкаларга кигерелгән кызган тавык итен балалар яратып ашый. Ләкин болай итеп әзерләү күп вакытны ала. Әмма бер лайфхак бар. Тавыкның түш итен озынчалай итеп кисеп горизонталь тәртиптә тезеп чыгыгыз һәм бер-берсеннән берничә сантиметр ара калдырып рәт-рәт итеп шпажка кигертегез дә, итне вертикаль кисеп чыгыгыз. Кисәкләр бер зурлыкта була. Аларны әзерләү өчен дә бертөрле вакыт кирәк булачак.
Тавык итен бик юка итеп кисү сере
Түшкәне 10-15 минутка морозильникка куеп торыгыз.
Бәрәңгене тиз пешерү
Бәрәңгене яхшылап юыгыз. Кабыгыннан чистартмый гына икегә ярып май сөртелгән табага тезегез дә, күп итеп тоз сибегез. 200 градуска кадәр кызган мичтә бәрәңге ярты сәгатьтә пешеп чыгачак.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев