Аш содасының файдасы
Аш содасын көнкүрештә куллану ысуллары
Сөткә болгаткан аш содасының тәмен күпләр бала вакыттан ук хәтерли. Хәзер дә ул какрыкны йомшарту өчен иң яхшы чараларның берсе исәпләнә. Моның өчен 1 чәй кашыгы аш содасын кайнап торган сөткә салып болгатыга кирәк. Катнашманы йоклар алдыннан эчәргә киңәш ителә.
Әгәр дә сөт яратмыйсыз икән, 1 Аш кашыгы аш содасын кайнар суга салып бутагыз һәм шуның белән ингаляция ясагыз.
Ике чәй кашыгы аш содасын эчә торган җылы суга салып бутап, шуның белән авырткан тамакны чайкатсагыз, файдасы тими калмас. Сода тамакның лайлалы катламын йомшарта һәм шул рәвешле авыртуны баса.
Борын суламаганда сода эремәсен борынга тамызу зыян итмәс.
Кoнъюнктивиттан интексәгез, сода эремәсе белән күзләрне юарга була. Әмма эремәгә манган мамыктан бер тапкыр гына кулланырга мөмкин. Икенче юлы чистасын кулланырга киңәш ителә.
Ашказаны җәрәхәтеннән интегәсез һәм сару кайнау интектерә икән, сода эремәсе кулланыгыз. Ул ашказанында кислотаны нейтральләштерәчәк. Әмма бу очракта эремәне еш куллану яхшыга түгел. Кислота бүлеп чыгару күбәергә мөмкин. Өстәвенә, кислота һәм сода кушылып, углекислый газ хасил була. Ул ашказаны стеналарына зыян китерә. Шуңа да соданы башка ысул/дару булмаганда гына кулланырга киңәш ителә.
Аш содасы гипертониядән дә ярдәм итә. Ярты чәй кашыгы аш содасын дару белән бергә кабул итегез. Болай эшләү даруның күләмен ике тапкырга киметү мөмкинлеге бирә. Сода организмның сыеклык һәм тозларны чыгарырга ярдәм итәр. Нәтиҗәдә, кан басымы сизелерлек түбәнәер.
Сода - транспортта күңел болганганганда бик ярдәм итә. Иң мөһиме үзегез белән аш содасын алырга гына онытмагыз.
Кислота белән пешкән очракта да сода ул урынны нейтральләштерергә булышыр.
Теш сызлаганда авызны сода эремәсе белән чайкатсагыз, ярдәм итәр.
Сабынны вак угычтан чыгарып, аш содасы белән болгатып, битегезгә сөртсәгез, вак бетчәләр бетәр, үле күзәнәкләрдән чистарынырсыз. Бу процессны атнага 2 тапкыр кабатларга киңәш ителә.
Аш содасы теш агарту торган пасталарны алыштырырга сәләтле. Мамыкны сораган манып, тешләрегезне ышкыгыз. Нәтиҗәсен шунда ук күрерсез.
Бөҗәкләр тешләсә, ул урынны аш содасының куе эремәсе белән ышкыгыз. Көнгә берничә тапкыр шулай эшләү кычытуны һәр әрнүне басар.
Табиб киңәше таләп ителә.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев