Алманы ничек саклыйсы? Баулыларга бер киңәш
Быел Баулы бакчачыларының алма уңышы яхшы булды. Салкыннар башланганчы бакчачыларның күбесе соң җитешә торган алмаларны да җыеп алгандыр. Алмаларны саклау ысуллары да төрле. Кемдер аны кәгазьгә төреп капларга тутыра һәм салкынча урынга куя, кемнәрдер суыткычта саклый.
Уңган – булган хуҗабикәләр алмадан кайнатмалар, сок, компот кебек ризык һәм эчемлекләрне күп ясады, киптереп куярга да өлгерделәр. Алмадан как ясаучылар хакында да күп яздык. Ә бүген соң җитешә торган алмаларны бүлмә температурасында озаграк саклау чаралары хакында бер киңәш җиткерәбез. Аның өчен биш литр җылымса суга бер стакан тоз, биш аш кашыгы аш серкәсе (9%), өч аш кашыгы водород перекисе салырга. Шунда алмаларны 10-20 секунд тирәсе чайкап алырга. Һәм алмалар озак сакланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев