Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Җәяү йөрегез

Сәламәт булу өчен гади генә киңәшләрне истә тоту да җитә.

Белгечләр исәпләп чыгарганча, һәр көнне ярты гына сәгать җәяү йөрү дә:
- сөякләр белән мускулларны ныгыта;
- йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килүдән саклый;
- кан басымын көйли;
- стресстан котылырга ярдәм итә;
- кандагы шикәр күләмен җайга сала.

Яңа гына башлаучыларга тәүге көннәрдә акрынрак йөрергә кирәк. Аннары адымнарыгызны тизләтә башлыйсыз. Берничә айдан бер минутка 110 адым ясый башлагыз. Иң яхшысы - һәр көнне берәр сәгать йөрү.

Йөрергә чыкканда ашказаныгыз буш булу әйбәт, яки урамга ашаганнан соң сәгать ярым үткәч кенә чыгыгыз. Җәяү йөрергә күнегү өчен ике атна вакыт кирәк, диләр. Аннары инде ул сезнең гадәткә әверелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев