Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Аякларыгызны көзән җыерса

Аякларны көзән күбесенчә төнлә җыера. Ятар алдыннан, йоклаганда, суда йөзгәндә дә көзән җыерырга мөмкин. Авыл җирендә авыр хезмәт тә сәбәпче булуы ихтимал.

Сәбәбе витаминнар җитмәү булырга мөмкин. Организмга калий, магний, кальций җитешмәгәндә аякларны көзән җыера. Әлеге элементлар кергән ризыклар белән тукланырга тырышыгыз.

Аягыгызны көзән җыера икән, аяк очларын үзегезгә тартыгыз, аягыгызны тездән берничә мәртәбә әкрен генә бөккәләгез, балтырларыгызны ике куллап әйбәтләп ышкыгыз. Балтырларга очлы әйбер белән төрткәләп алсагыз да ярый. 

Су күп эчәргә кирәк. Организмга су җитмәү дә көзән җыеруга сәбәпче. Атнага бер-ике тапкыр гына булса да күнегүләр ясасагыз, көзән җыеруның нәрсә икәнен онытырсыз. 

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев