Уңышка ирештерүче сыйфатлар
Уңышларга ирешү өчен кешедә алты төрле сыйфат булырга тиеш.
Галимнәр уңышлы булуның серен ачкан – аларның тикшеренү нәтиҗәләре моның өчен алты сыйфатка ия булу кирәклеген күрсәткән. Ләкин аларның һәркайсы чама белән кирәк икән. Кайсыныңдыр артык күп булуы кире нәтиҗәгә дә китерергә мөмкин, ди.
Намуслылык. Намуслы кешеләр команданың мөһим өлеш булып тора.
Барлык шартларга да тиз яраклашу. Мондый кешеләр стрессларны җиңел үткәрә һәм карарлар кабул иткәндә хисләрне йөгәнли ала.
Билгесезлекне кабул итә белү. Сабыр кешеләр билгесезлек булганда да карарлар чыгару өчен берничә юл таба белә, үзгәрешләргә яхшы мөнәсәбәттә була.
Кызыксынучанлык. Кешегә тумыштан салынган бу сыйфат күп өстенлекләр бирә. Андый кеше яңалыкка тиз өйрәнә, хезмәттән канәгатьлек ала.
Кыюлык. Лидер өчен авыр хәлләрдән чыга белү - иң мөһим сыйфатларның берсе. Каршылыкларны җиңеп, дөрес карар кабул итә.
Ярышу рухы. Бу сыйфат үзенең яхшы чагылышында өстәмә тырышлыкка сәбәпче булып тора. Ләкин начар чагылышында коллективны җимерергә мөмкин.
Фото: Булат Минһаҗев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев