Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Шикәр иммунитетны төшерә

«Шикәр кулланганнан соң, 6-7 сәгать эчендә организмның иммун көче 17 тапкыр кими», - ди белгечләр.

Эш шунда: химик составы һәм үзлекләре буенча шикәр С витаминына охшаш. Ә С витамины – иммунитет стимуляторы. Бу матдәләрнең химик составы охшаш булганга, организм шикәрне күп кулланганда, аларны бутарга мөмкин.

Фагоцитлар-иммун системасы күзәнәкләре - С витамины белән туклана, ләкин ялгышып, шикәрне йотарга мөмкиннәр, чөнки химик яктан, төзелеше буенча, ул аскорбин кислотасына охшаш. Күзәнәккә эләккәндә глюкоза белән фруктоза кушылмасы аны шундук эчтән тарката, шуның аркасында иммунитет кими.

Шул сәбәпле, авырулар чорында татлы ризыкларга түгел, ә җиләк-җимешкә, С витаминына бай ризыкларга өстенлек бирегез.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев