Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Сару кайнаудан көнбагыш ярдәм итә

Табиб-диетолог көн саен бер уч көнбагыш ашарга куша.

Табиб-диетолог, медицина фәннәре докторы Михаил Гинзбург көнбагышның файдалы үзенчәлекләре турында сөйли. Белгеч сүзләренә караганда, бу ризык йөрәк, шулай ук тире, тырнаклар һәм чәч өчен бик тә файдалы. Көн саен бер уч көнбагыш ашасаң, чәчләр ныгый, ялтырап тора башлый, чөнки көнбагыш җиңел эшкәртелә торган цинкка бай.
Кыздырылмаган көнбагыш йокыны яхшырта. Көнбагыш сару кайнауны да баса.
"Көнбагыш төше магнийга бик бай, ул үзәк нерв системасына тынычландыру йогынтысы ясый”, — дип сөйли белгеч. Табибг аңлатуынча, бу элемент организмга стресска каршы торырга ярдәм итә. "50 яшьтән өлкәнрәкләрнең магнийны җитәрлек күләмдә куллануы гомер озынлыгын арттыра. Бу тикшеренүләрдә исбатланган", — ди табиб.
Моннан тыш, көнбагыш йөрәк өчен файдалы, дип белдерә табиб. "Көнбагыш маенда Е витамины - антиоксидант бик күп, ул кан тамырларының эчке стенасын атеросклеротик зыян килүдән саклый", — дип аңлата табиб.
Табиб сүзләренчә, көнбагыш төше куллану шулай ук тире, чәч һәм тырнакларның сәламәтлегенә дә уңай йогынты ясый, чөнки аларда күп санда селен барлыгы билгеле. “Селен — ул кискен мөһим минерал, соңгы вакытта ачыклануынча, ул чәч, тире, тырнаклар өчен генә түгел, ә йөрәк-кан тамырлары системасы өчен дә бик кирәкле”, - дип аңлата ул.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев