Салкын көнне дә бик кайнар чәй эчмәгез...
Артык кайнар чәй эчү кайбер авыруларга сәбәпче була, ди белгечләр.
Кышкы салкын көннәрдә күпләр кайнар чәй эчеп җылынырга тырыша. Шул ук вакытта кешеләр югары температуралы эчемлекләрнең организмга зур зыян китерү ихтималлыгын уйламый да.
Белгечләр үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре буенча, температурасы 60 градустан югарырак булган эчемлек кайнар санала. Көн саен артык кайнар чәй эчү тамак яман шеше белән авыру куркынычын - ике тапкыр, ә ашказаны яман шеше белән авыру ихтималлыгын сигез тапкыр арттыра икән.
Кайнар эчемлек авыз куышлыгы һәм үңәч ялкынсынуга, ә артык эссе чәйне даими куллансаң, хроник пешүгә китерә. Тәм рецепторларының эше шактый начарлана, һәм кешегә ризыктан ләззәт алу кими. Югары температура тешнең эмален какшата, анда кечкенә ярыклар барлыкка килә, ә бу, үз чиратында, кариес барлыкка китерә. Кайнар чәй йогынтысында борын куышлыгында кан тамырлары киңәя, бу борыннан кан китүне китереп чыгарырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев