Пешкән алма
Табиблар искәртүенчә, алманы пешереп ашау организм өчен күпкә файдалырак.
Алар моны түбәндәгечә аңлата.
Югары температура тәэсирендә кыздырганда (пешергәндә) үсемлек күзәнәкләрен үзара бәйләүче протопектин таркала һәм пектинга әверелә. Шулай булгач, пешкән алмаларда ул яңа алмаларга караганда күбрәк. Ә пектин-эрүчән азык җепселләре, алар эчәклекнең файдалы бактерияләре өчен азык булып тора. Шулай ук табигый энтеросорбентлар булып санала, ягъни организмнан артык глюкоза һәм холестерин чыгарырга ярдәм итә.
Пешергәндә, алмадагы С витамины өч тапкырга диярлек кими. Әмма башка файдалы матдәләр шул ук мигъдарда сакланып кала, диярлек. Бу -йөрәк-кан тамырлары системасының дөрес эшләве өчен кирәкле калий, кан ясауда катнашкан тимер. Моннан тыш, кызыл алмаларда антоцианнар бар, шуңа күрә аларны куллану йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә уңай йогынты ясый.
Алмаларда шулай ук органик кислоталар да бар. Алар ашказаны-эчәк трактының дөрес эшчәнлегенә йогынты ясый, хлор кислотасы секрециясен арттыра һәм үт куыгының эшен стимуллаштыра. Алмаларда шешкә каршы активлыкка ия кверцитин (флавоноидлар төркемендәге матдә) бар. Ул Альцгеймер авыруы үсеше куркынычын азайта, чөнки баш мие күзәнәкләре мембраналарына ирекле радикалларның йогынтысын киметә.
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев