Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Озак яшәргә теләүчеләр өчен

100 яшьтән узган кешеләрнең яшәү рәвешен өйрәнеп, белгечләр озын гомерлелекнең төп кагыйдәләрен билгеләгән.

Беренчедән, стресслардан арына белергә кирәк. Әлбәттә, күпләп алкоголь куллану яисә артыгын ашап кую белән түгел. Спорт, саф һавада йөрү, психологик алымнар, кызыклы китап, фильм, спектакль... Кемнең күңеленә нәрсә ошый.

Икенчедән, чама белән физик активлык мотлак. Сүз хәлдән таеп, зур физик йөкләнешләр кичерү турында түгел. Көн саен бераз гимнастика ясау, җәяү йөрү кирәк.

Гаилә бәйләнешләре хакында да онытмаска кирәк. Белгечләр исбатлаган — җылы гаилә мөнәсәбәтләре булган, туганары белән матур аралашып яшәүчеләр озак яши.

Рационда үсемлекләр, ягъни яшелчә-җимешләр күп булырга тиеш.
Ниндидер дин тоту, рухи кыйммәтләр булуның әһәмияте зур. Озын гомерлеләр арасында күпчелек Ходайга ышана.

Тормышта максат булырга мөһим.
Тукланган ризыкларыгыз артык калорияле булмаска тиеш.

Социаль тормыш кирәк.
Алкогольне чама белән генә куллану мөмкин.

Белгечләргә ышансак, югарыда телгә алынган тугыз кагыйдәне онытмаучылрнаың йөз яшьне узу мөмкинлеге бар. Табиблар шуны да исбатлаган — оптимист булып, ачу сакламыйча, кечкенә шатлыкларга да сөенә белүчеләр озак яши.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев