Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кулга үсемлек энәсе кадалса...

Бакчачылар тарафыннан сыналган җиңел генә ысул ярдәмгә килер.

Көннәр җылыта башлау белән бакчачылар өчен күңелле мәшәкатьләр чоры җитә. Агач-куакларны кисү, кәүсәләрен агарту, кышкылыкка каплаган үсемлекләрне ачып җилләтү, үләнне, ихатаны чүп-чардан чистарту кебек эшләр тезелеп тора.

Кулга перчаткалар киеп эшләсәң дә кайчагында шырпы кадалганын сизми дә каласың. Бигрәк тә айва, крыжовник, кура җиләге кебек куакларның сынган яисә куерып киткән ботакларын кискәндә вак кына энәләре бармакларга кадала. Менә шул энәләр күзгә күренмәсә дә, авырттырып җанга тия, кайвакыт бармак кызарып, шешеп тә китә. Шуңа күрә энә, шырпы кадалса, озакка сузмагыз. Түбәндәге чара сезгә ярдәмгә килер.

Шырпы кадалган урынга кәбестә яфрагы һәм суганнан ясалган измә, яки дегет ябып бәйләгез. Аны 20-30 минут тотыгыз, кадалган энә үзе чыгар. Бу ысул бакчачылар тарафыннан күп тапкыр сыналган.

Фото: freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев