Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Көн дә бер уч төче чия ашагыз!

Бу җимеш кан сыйфатын яхшырта һәм анемияне дәваларга ярдәм итә.

Төче чиядә, гадәти чиягә караганда, кислоталар азрак. Шуңа күрә төче чияне сару кайнау белән җәфа чигүчеләргә дә ашарга була. Бу җимештә С витамины шактый күп — 100 грамм татлы чия ашап, сез организмның тәүлеклек ихтыяҗының 20 процентынын каплаячаксыз. Ә аның минераль составы кыш айларында какшаган иммунитетны ныгыту өчен махсус булдырылган кебек: төче чиядә магний да, марганец та, тимер дә, бакыр да, калий һәм кальций да бар.

Бу җимеш кан сыйфатын яхшыртырга һәм анемияне дәваларга ярдәм итә. Табиблар шикәр чире белән авыручыларга аның баллы сортларын кулланырга киңәш итми. Ә кара-кызыл төстәге сортлардан аллергикларга сак булу яхшырак. Төче чияне югары ачылыклы гастритлы авыруларга, бигрәк тә аның кискенләшкән чорында, кулланырга ярамый.

Сәламәт кешеләргә исә бу җимешне бер ашауда 300-400 грамм кулланырга киңәш ителә. Зур порция эч йомшаруга сәбәпче дә булырга мөмкин.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев