Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кешью йөрәк өчен файдалы

Бу чикләвек организмдагы “начар” холестеринны чыгарырга да ярдәм итә.

Кешью тиз үзләштерелә торган углеводларга, протеиннарга һәм магнийга бай. Бу элементлар кешенең чыдамлыгын арттыра. Ул шулай ук кешенең ми һәм йөрәк эшчәнлеге өчен бик файдалы, организмдагы “начар” холестеринны чыгарырга ярдәм итә. Чикләвек сөякләрне ныгытырга булыша — магний, фосфор һәм кальций сөяк тукымасы өчен бик мөһим.
 Кешью цинк һәм витаминнарга бик бай, алар ярдәмендә иммунитетны саклый. Тик аны артык күп ашау зыян да китерергә мөмкин.

Көненә күпме ашарга була?

Өлкәннәргә көненә — 20-30 грамм (якынча 15-20 чикләвек), өч яшьтән зуррак балаларга 5-10 грамм (3-5 чикләвек) ашау киңәш ителә. Ябыгу өчен аны көненә 10-15 граммнан да арттырмаска кирәк.

Чикләвекне ничек сакларга?

Чикләвекне ябык төргәктә бүлмә температурасында 1 айга кадәр сакларга була. Суыткычта — 6 айга, ә туңдыргычта 1 елга кадәр саклана. Чикләвекне дымнан һәм кояш яктысыннан сакларга кирәк, чөнки аннан әче тәм килә башларга мөмкин.

Кешью чикләвеген ничек сайларга?

Чикләвек ачык крем төстә, төшләре кара тапларсыз һәм күгәрексез булырга, үзеннән чикләвек исе килеп торырга, ә тәме әче булмаска тиеш. Чикләвек төшләре вакланмаган, изелмәгән, тулы булырга тиеш. Чикләвекнең чи килеш алу яхшырак, чөнки кыздырганында май һәм тоз күп булырга мөмкин.

Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев