Кара миләш хәтерне яхшырта
Кара миләшне “арония” дип тә йөртәләр. Аның җимешләре кызыл миләшнекенә охшаш, тик тәме белән аерыла: баллырак, авызны бөрештерә.
Кара миләш, аскорбин кислотасына бик бай булмаса да, аңарда В, РР, Е витаминнары, тимер, марганец, йод һәм башка микроэлементлар аеруча күп.
Яңа гына җыелган җимешләр Р витамины җитмәгәндә, гипертония авыруы белән бәйле башка төр чирләрне профилактикалау өчен кулланыла.
Арониянең җимешләрен көненә өч тапкыр 100 грамм чамасы ашарга кирәк. Дәвалау курсын 10 көннән бер айга кадәр дәвам итәргә мөмкин.
Гипертонияне дәвалау өчен кара миләш суты файдалы: ике атна буе көненә өчәр тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк. Халык медицинасында бу җимешнең сутын тән пешү очракларында да кулланалар.
Арония — склерозга каршы яхшы дәва, кандагы холестеринны киметергә ярдәм итә.
Кара миләшнең башка чирләрдән дә дәвасы бар, ди белгечләр. Яңа җыелган җимешләре һәм суты аппетитны ача, ашказанындагы ачылыкны арттыра, шуңа да ул аеруча файдалы.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев