Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Йокыга тәэсир итүче ризыклар

Төнге йокы сыйфатын яхшырту өчен даими кулланырга кирәкле ризыклар

Белгечләр фикеренчә, йокыны яхшыртучы ризыкларның берсе — җәйләрен һәр бакчада диярлек җимеш бирүче чия. Бу җимештә төп йокы гормоны – мелатонин күп. Шуңа күрә йокы алдыннан эчкән чия суты йокыны озайтырга һәм төн уртасында уянуны җиңәргә булыша ала.

Йокы сыйфатына тәэсир итүче җимешләр арасында киви да бар. Бу җимештә клетчатка күп, ул ашкайнатуны яхшырту гына түгел, ә рәхәтләнеп йокларга да ярдәм итә. Аны дүрт атна дәвамында көн саен ашарга киңәш итәләр. Күркә ите белән сөләйман балыгы да тыныч итеп йоклауга өлеш кертә ала.

Альфа-лактальбумин аксымы булган йогурт та бик файдалы. Сөт ризыкларында да булган кальций йокы процессын җиңеләйтә.

Шулай ук, кабак орлыкларын нерв системасы өчен мөһим магний чыганагы буларак билгелиләр. Галимнәр фикеренчә, бу элементны җитәрлек кулланмау йокысызлык белән дә бәйле.

Помидорда, чиядәге кебек үк, мелатонин һәм файдалы ликопин кушылмасы бар, аның дефициты кыска вакытлы йокыга китерергә мөмкин. Яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен помидорны йокларга ике сәгать кала ашарга киңәш ителә.

Фото: Гөлшат Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев