Язгы тузганак яфракларыннан салат ясап өлгерегез
Май ае – шифалы үләннәргә бай. Табигать биргән байлыкларның берсе – гади тузганак. Аның файдасы турында күп сөйлибез, күп язабыз. Язгы тузганак яфракларыннан салат та витаминнарга бик бай.
Салат өчен тузганакның яшь яфракларын һәм чәчәкләрен кулланырга мөмкин. Салат өчен тузганак яфраклары, яшь кычыткан, редис, суганның һәм сарымсакның яшел кыяклары, укроп һәм петрушка, помидор. Яшелчәләрнең күләмен һәр кеше үзе теләгәнчә ала. Барысын да юып турагач, тәменчә тоз, көнбагыш мае салабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев