Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Яңа ел кичәсенә барганда башлык кигәч, прическа бозылмасын өчен нишләргә?

Бренд-стилист Яна Кондратьева, башлык кигәч, прическа бозылмасын өчен киңәшләр биргән. Бу турыда «Лента.ру» яза.

Беренче чиратта, баш киеме формасы һәм үлчәме дөрес булсын. Белгеч сүзләренчә, идеаль башлык бушрак торырга һәм прическаны «сытмаска» тиеш.

Һәрвакыт термосаклау чаралары, фиксацияли торган лаклар кулланыгыз, дымландыра торган крем сөртеп, чәчне электрланмый торган итегез.

Прическа ясагач, чәчкә куллар белән орынмагыз.

Башлык сайлаганда ефәк аслыклысын алырга тырышыгыз.

Шулай ук, башлык кигәндә, берничә кагыйдәне истә тотыгыз. «Башлыкны ныклап тарттырып кимәгез. Салганда, пөхтә иттереп кенә салыгыз, чәчне бозмагыз. Башлыкның артын акрын гына күтәреп, сак кына салу хәерле», – ди белгеч.

Кондратьева сүзләренчә, башлыкны салгач, кулларны бераз җылытыгыз. «Башлык салгач, чәчкә күләм бирергә кирәк. Моның өчен куллар җылы булу мөһим. Очыннан башлап төбенә таба куллар белән чәчкә күләм бирегез», – ди белгеч.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев