Елан елын ничек каршы алырга?
Елан бик акыллы, хәйләкәр һәм зирәк җан иясе. Көнчыгыш әкиятләрендә ул – кешеләргә кыен чакта юл күрсәтүче, авыр вакытта ярдәм итүче. Өстәвенә, елан кызыксынучан, сабыр, һәрбер ситуациядән чыгу юлын таба белә.
Чын тормышта елан кешеләрне куркытырга да сәләтле. Ләкин ул тик торганнан гына һөҗүм итми, башта кисәтә. Еланнан зыян күрмәс өчен, аның кисәтүенә игътибарлы булырга гына кирәк.
Ел хуҗасы безгә карата миһербанлы булырга охшаган. Ул яшел төстә. Яшел төс – тынычлык төсе, гармония, яшәү һәм өмет төсе. Өстәвенә, ул әле Агач елан. Агач – үсешкә омтылу, яшәеш, озын гомер символы.
Димәк, 2025 ел тарихка тынычлык, үсешкә ирешү, гармонияле ел булып кереп калыр. Без моңа бик өметләнәбез.
Елан елын ничек каршы алырга?
Иң элек еланның нәрсә яратканын искә төшерик. Ул җылы, уңай һәм тыныч булганны ярата. Үз оясын зур-зур ташлар, агач тамырлары астына кора. Ел хуҗасының күңелен күрим дисәгез, бүлмәнең почмакларына ташлардан «оя» корып, аның тирәсен чүлмәкле гөлләр белән бизәгез. Яшел чыршы төбенә дә ташлар тезә аласыз, ул моны бәяләми калмас. Экзотик гөлләрегез булса, чыршы бизәкләрен аларга да элеп куегыз. Быелгы төп төсләр: яшел, кара һәм алтын төсләре. Өйдәге бизәкләрдә шушы төсләргә өстенлек бирергә тырышыгыз.
Табигатьтә елан күп очракта кешеләргә ялгыз гына очраса да, ул зур гаилә белән яши. Яңа ел хуҗасының күңелен күрим дисәгез, бәйрәмне гаиләгез, дуслар, туганнар белән зур табын артында каршы алырга кирәк.
Нинди бүләк әзерләргә?
Бүләк сайлаганда аның нинди материалдан эшләнүенә игътибар итегез. Елан табигый материаллар яклы.
2025 елның хуҗасы Агач елан икәнен истән чыгармыйк, шуңа да агачтан эшләнгән сувенирлар бик урынлы булачак. Текстиль әйберләр бүләк итәргә теләсәгез, аларның яшел төсмерлеләрен сайлагыз. Үлән һәм җир төсләре, табигый бизәкләр – үлән, агач, чәчәк – болар бар да ел хуҗасының күңеленә хуш киләчәк. Елан бик прагматик җан иясе. Ул бүләкләрнең матур булуына гына түгел, ә файдалы һәм кирәкле икәненә дә сөенәчәк.
Бәйрәмгә ничек киенергә?
Дөньяда еланның нинди генә төсләре юк. Сарысы да, карасы да, яшеле, көрәне, хәтта агы да. Шуңа күрә Яңа елны нинди төстәге кием белән каршы алыйм икән дип артык күп уйлыйсы юк. Үзегезгә ошаган, килешкән киемне киегез. Ел хуҗасы яшел төстә булганга, яшел төсләрне сайласагыз, һич оттырмассыз.
Еланның ялтыравык әйберләр яратканы да мәгълүм. Аның үзенең дә тиресе ялтырап тора бит. Шулай булгач, быел пайеткалар, сәйләннәр белән бизәлгән яисә атлас, ефәк кебек ялтыравык тукымалардан тегелгән киемнәр аеруча актуаль булырга тиеш.
Аксессуарлар
Аксессуарлар сайлаганда елан формасындагы беләзек, йөзек, алкаларга, табигый ташлардан тезелгән муенсаларга туктала аласыз. Шулай ук алтын, көмеш әйберләрдән дә баш тартмагыз.
Табынга ниләр куярга?
Яңа елны мул табынсыз күз алдына китерүе кыен. Табын әзерләгәндә дә Еланның яраткан төсләренә өстенлек бирергә кирәк. Өстәлгә яшел эскәтер җәяргә була. Ак ашъяулык өстеннән яшел төстәге тастымал җәйсәң дә матур. Табынны яшел шәмнәр белән бизи аласыз. Ләкин өстәл өсте артык чуар булмаска тиеш.
Төп ризыклар, әлбәттә инде, җиләк-җимеш, яшелчә һәм яшел аш тәмләткеч үләннәр. Яшелчәдән әзерләнгән салатларга өстенлек бирегез. Табында алар күбрәк булсын. Шулай ук куян, кош һәм терлек итләреннән әзерләнгән ризыклар да кулай булыр. Аларны да мул итеп яшел аш тәмләткеч үләннәр белән бизәгез. Ярмалар турында да онытмагыз, Елан ярмадан пешкән ризыкларны да бик ярата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев