Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Эчке тойгылар тышкы кыяфәттә ничек чагыла?

Чәчегез коеламы? Якыннарыгызга үпкә саклыйсыз, димәк... Ә тешләрегез авыртса, тормышка “тешегез үтми”, димәк.

Белгечләр әйтүенчә, эчке тойгылар белән тышкы кыяфәт арасында бәйләнеш көчле. Стресс кичерүнең беренче сигналы — биттә шешенү һәм ялкынсыну билгеләре барлыкка килү. Нерв киеренкелеге лимфа циркуляциясен, сулыш алу ритмын, йөрәк тибешен тоткарлый, кичерешләр кешенең күзәнәкләре арасындагы сыекчага җыела һәм шешенү, ялкынсыну китереп чыгара.

Кинәт артык килограммнар барлыкка килү дә эчке дөньяның тотрыксыз булуы турында сөйли. Маңгай тирәсендәге җыерчыклар — эчке киеренкелек кичереп яшәү билгесе.

Ә менә кинәт кенә күпләп чәч коела башлау кешенең ата-анасы, гаиләсе белән конфликт турында сигнал икән. Кеше үзенең тамырларын кабул итми, әти-әнисенә, туганнарына җыелып килгән үпкәләрен тоя.

Кешенең барлык ишеткән, күргән мәгълүматны кабул итәсе килмәсә, бавыры белән проблемалар башланырга мөмкин. Күз алмалары саргая.

Ә менә бу тормышка “тешегез үтмәү” билгесе — тешләр белән проблемалар барлыкка килү. Сүзләрегезне гел тыеп килеп, тыш кысып яшәү эзсез үтми, иртә картайта да.

Еш стресс кичергән кешенең ашказаны да яхшы эшләми башлый икән.

 

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев