Чәй гөмбәсен һәр кеше үстерә ала
Чәй гөмбәсе безгә Цейлоннан килгән дип фаразлана. Аны чәй куасы дип тә атыйлар. Чәй гөмбәсе чүпрә һәм әче серкәле бактерияләр кушылмасыннан тора.
Чәй гөмбәсен һәр кеше үстерә ала. Моның өчен эре яфраклы, кушылмасыз кара чәй (арзанлысы да ярый) кирәк. Өч литрлы банканы бик яхшы итеп чәй содасы белән ышкып юарга. Ярты литр кайнар суга биш аш кашыгы чәй салып пешерергә. Суынгач, җиде аш кашыгы шикәр комы кушарга. Яхшылап болгатырга, шикәр тулысынча эреп бетәргә тиеш. Аннан марля аша сөзәргә һәм алдан әзерләнгән банкага бушатырга. Өстен марля белән капларга һәм алты атнага җылы урынга куярга. Баштарак төнәтмәдән аш серкәсе исе килә, бер атнадан ис бетә, төнәтмә өстендә элпә хасил була: чәй гөмбәсе үсә башлый. Чәй гөмбәсе артык баллы яратмый, шуңа да шикәр комын күп өстәргә ярамый, бер литр чәйгә ике аш кашыгыннан арттырмаска киңәш ителә.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев