Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Чәч нигә агара?

30-35 яшьтә үк чәчләре ап-ак булган кешеләрне очратырга мөмкин. Моның сәбәбе нәселдәнлек булуы ихтимал. Башка очракта тышкы факторлар йогынты ясый.

Мисал өчен, күп уйлау, еш нервалану, көчле стресс, курку чәчләренең иртә агаруына китерә. Әгәр сез каһвәне күп эчәсез икән, бу да зур тәэсир ясый. Кеше көнгә берничә чынаяк каһвә эчә икән, бу чәч агаруга гына түгел, ә баш тирәсендәге кан тамырларына да зыян салырга мөмкин. Нәтиҗәдә, чәч фолликулалары тиешле дәрәҗәдә тукланмый. Алар коры була, сынучанга әйләнә һәм күпләп коела башлый.

Төнлә йокы җитмәсә, организмда В төркеменә кергән витаминннар аз булса, бигрәк тә В12 витамины, чәч иртә агара башлый. Канда көмеш, цинк, селен кимү дә шундый нәтиҗә бирәчәк. Гипотериоз - калкансыман биз гормоны җитәрлек булмау, анемия – гемоглобин түбән булганда да чәчләрнең төсе агара, ди табиблар.
Чәчләр иртә агаруны дәвалап була. Әмма бу бик озак процесс булачак: кимендә ярты ел. Ә мелотанин бүленеп чыгып, чәч үз төсенә кайта башлаганчы, берәр ел вакыт үтәчәк.

Беренчедән, нерв системагызны тәртипкә салыгыз. Төнге йокыны көйләгез. Аның озынлыгы 7-8 сәгать булу гына җитми, йокы тирән булу да мөһим. Мелатанин барлыкка килсен өчен яктылык зур роль уйный. Шуңа да бүлмәдә мөмкин кадәр караңгы булырга тиеш. Хәтта җәймәнең караңгы төстә булуы да моңа йогынты ясый.
Чәч тамырларында кан әйләнешен активлаштыру өчен сирень (яфрагы), кура җиләге (яфрагы), ә иң мөһиме майда чыккан кычыткан тамыры кирәк.

Кычыткан тамырын кер киптерә торган җепкә элеп киптерсәгез, файдалы үзлекләре сакланыр. Өстәвенә, ул бик каты шуңа озак кибә. Ә җилле урында моны эшләү җиңелрәк булачак.
Кипкән тамырны блендер белән ваклап, 0,5 чәй кашыгы күләмендә көн саен пешереп, төнәтмәне эчәргә. Ак чәчләрегез үз төсенә кайтыр.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев