Баулының гүзәл затлары игътибарына: ир-егетләргә сәгать бүләк итәргә ярый
Санаулы көннәрдән 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне җитә. Гүзәл затлар үзләренең якыннарына, сөйгәннәренә бүләк әзерләү турында күптән уйлана да башлагандыр. Сораштыруларга караганда, бүләкләр арасында киң таралган әйбер – стена яки кул сәгате. Тик кайберәүләр сәгать бүләк итәргә ярамый дигән юрауларга ышанып, мондый бүләк бирүдән тукталып кала. Сәгать бүләк итәргә ярыймы? Бу хакта Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов җавап бирде.
– Кешегә сәгать бүләк итәргә ярамый, гомерне кыскарта. Бу дөресме?
– Бу сорауга җавап бик гади. Шулай да, аңлаешлырак булсын өчен, бүләкләрнең ике төрле булуын искәртеп үтик, – дип аңлатты Әнвәр хәзрәт Хәмитов. – Ике төрле дигәндә, бүләк итәргә ярый торган әйберләр һәм бүләк итәргә ярамый торган әйберләр була. Барысы да гади һәм аңлаешлы: хәләл булган һәрнәрсәне бүләк итәргә ярый. Харам булган әйберне ярамый. Ә безнең көндәлек тормышыбызда куллана торган гади сәгать – ул тыелган, харам әйберләр исемлегенә керми. Димәк, сәгать бүләк итәргә ярый. Ә сәгать бүләк итү – гомерне кыскарта, дигән сүзләргә ышанырга ярамый. Кешеләргә гомерне һәм шул гомернең озынлыгын да бары тик Аллаһы Тәгалә генә бирә. Димәк, күңелегез тели икән, якыннарыгызга сәгать бүләк итә аласыз.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев