Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Бәрәңге утырту өчен уңышлы көннәр

Мул уңыш алу өчен иң уңайлы көннәр билгеле.

“Язның бер көне елны туйдыра” дигән әйтемне бакчачылар бик яхшы аңлый. Май башында, кагыйдә буларак, барлык яшелчәләр – бәрәңге, кишер, суган, чөгендер утыртыла.

Халык сынамышларына караганда, тузганакның сары чәчәге яисә каенда яфрак күренә башласа, бәрәңгене утыртырга була. Апрельнең соңгы көннәрендә җылы һава торышы көтелә, алдагы көннәрдә һава температурасы көндез 26 градуска кадәр җитәчәк. Синоптиклар май башына да уңай фаразлар бирә. Димәк, утырту эшләренә дә озак калмады.

Ай календаре буенча тамыразыкларны Ай кимегән көннәрдә утырту яхшырак. 23-25 апрель, 1-3, 6-11, 16,17, 22, 25, 29, 30 май бәрәңге утырту өчен уңышлы көннәр санала.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев