Ашауны кышкы режимга күчерергә кирәк
Табиблар ни өчен шундый киңәш бирә?
Кышкы вакытта кичке җидедән соң ашау организмга начар тәэсир итә. Диетолог кышкы вакытта кичке ашны иртәрәк вакытка күчерергә киңәш итә — якынча 18-19:00 сәгатькә.
Табиб сүзләренчә, салкын сезонда мелатонин якты көннең кыскаруы аркасында иртәрәк эшләп чыгарыла башлый. Бу организм алдан ук йокларга әзерләнә дигәнне аңлата.
“Әгәр кичке ашны соңга калдырсаң, ашкайнату системалары ял итү режимына күчкән вакытта эшли башлый", - дип билгели табиб.
Белгеч кисәтүенчә, соңга калып ашау тынгысыз йокыга, ашказанында авырлык тойгысына, иртәгесе көнне ярсучанлык һәм арыганлык билгеләренә әверелергә мөмкин. Бу организмның ашкайнатуны тулысынча төгәлли һәм төн эчендә “ял итә” алмавы аркасында килеп чыгарга мөмкин.
Диетолог шулай ук кичке аш өчен ризыклар сайлауга игътибарлырак булырга киңәш итә. Ак икмәк һәм кондитер эшләнмәләре, алкоголь ашкайнатуга артык йөкләнеш китергә мөмкин. Кышкы вакытта аш җиңел, ләкин туклыклы булырга тиеш: майсыз аксымнар, пешкән яшелчәләр һәм катлаулы углеводларның зур булмаган өлеше организмга авырлык тудырмый гына энергия бирергә ярдәм итәчәк.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев