Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Алмалы чәй

Сәламәтлек өчен әлеге гади эчемлек, бигрәк тә кышын файдалы. Сөтле чәй, кофе, төрле соклар, бигрәк тә кибеттән сатып алганы урынына, көне буе эчсәң дә була.

Уртача зурлыктагы берничә алма алырга, вак итеп турарга һәм 1 литр кайнаган су салырга, аннары барысын да кечкенә утка куярга һәм 2-3 минут кына кайнатып алырга кирәк. Тәменчә бал өстәргә була. Бу чәйне җылы килеш эчү бигрәк тә файдалы.

– Көн саен алма ашау да файдалы. Ә алмалы чәйне еллар буе эчәргә мөмкин, – ди шәфкать туташы булып эшләүче Айназ Зарипова. – Минем эшем төнге дежурстволар белән дә бәйле. Алма салынган чәй көч кертеп, сафландырып җибәрә. Мондый чәйне кайнатмыйча, төнәтеп кенә дә эшләргә мөмкин. Бал салмаганы кечкенә балаларга да файдалы, алар аны компот урынына яратып эчә.

Айназ Зарипова сүзләренчә, алмалы чәй йокымсырауны һәм арыганлыкны бетерә, сәламәтлекне ныгыта. Алма чәенә имбирь дә кушарга мөмкин. Алай иткәндә тагын да файдалырак була.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев