Алма ашагыз
Алма тимергә бай җимеш кенә түгел әле.
Көненә ике генә алма ашау да кан системасын 10-25 процентка холестерин күзәнәкләреннән тазартырга ярдәм итә.
Галимнәр алманың организмның кан системасына йогынтысын өйрәнү максатында тикшеренү үткәргән. Нәтиҗәдә даими рәвештә алма ашау кан тамырларын яман шеш авыруы күзәнәкләре үтеп керүдән сакларга булышлык итүе ачыкланган.
Яңа сыгылган алма суты нервыларны тынычландыра, шуңа күрә стрестан соң эчәргә киңәш ителә.
Алмада күзәнәклек белән пектин бар, аны көн саен ашаганда ашказаны-эчәк тракты һәм йөрәк-кан тамырлары системасы белән бер нинди дә проблема булмас.
Алма майны яндыра. Димәк, кемнәр гәүдә авырлыгын киметергә тели, аларга алма ашарга кирәк. Җитмәсә, май катламының кимүе кан тамырларының торышына һәм сәламәтлегенә дә уңай йогынты ясый.
Алма сусауны баса һәм аппетитны күтәрә.
Диетологлар: "Ашыйсың килсә – алма аша, аны ашыйсың килмәсә – ач түгелсең, димәк", – ди.
Алма ярдәмендә тештәге куныктан (налет) һәм авыздагы начар истән котылырга мөмкин. Чөнки анда, авыздагы микроорганизмнар белән реакциягә кереп, аларны юкка чыгаручы һәм бактерияләрнең таралуына юл куймаучы кислоталар бар.
Фото: .freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев