Төмәнлеләрдән үрнәк алырлык
Төп тема

Төмәнлеләрдән үрнәк алырлык

Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин аппарат киңәшмәсендә узган атнага нәтиҗә ясады.

Безнең район делегациясе Төмәндә Сабан туенда булып кайтты. Рамил Гатиятуллинны барыннан да бигрәк төмәнлеләрнең үз шәһәрләренә мөнәсәбәте таң калдырган.

- Шәһәр бик чиста, матур, юллары яхшы. Кешеләр шәһәрләрен бик ярата. Бу Сабан туе мәйданында күзгә ташланды. Ул көндезге сәгать бердән кичке сигезгә кадәр дәвам итте. Бәйрәм тәмамлангач, территориядә чүп-чар юк иде - шартлаган шарлар да, пластик шешәләр дә, конфет кәгазьләре дә. Ә бездә Сабан туеннан соң ике йөк машинасы чүп җыела, - диде район башлыгы. - Безгә төмәнлеләрдән үрнәк алырлык. Бәйрәм көнне сыра һәм башка алкогольле эчемлекләр сату чикләнде.

Ә безнең районда юк ителгән чүплекләр урыннарда да кабат чүп таулары хасил була хәтта. Киңәшмәдә Потап-Томбарлы, Поповка, Исергәп, Покров-Урыстамак авылларындагы көнкүреш калдыклары чүплекләре күрсәтелде. Потап-Томбарлы авыл җирлегендә үләт базы биотермик чокыры начар хәлдә.

- Бер тапкыр тәртип урнаштырдыгыз да тынычландыгыз. Бу мәсьәләне даими контрольдә тотарга кирәк. Эшне үз агымына куйгансыз! - диде Рамил Гатяитуллин авыл җирлекләре башлыкларына. - Территорияне гел карап торыгыз, җитешсезлекләрне ачыклап, вакытында юк итегез.

Район башлыгы сүзләренә караганда, узган атнада районда террорчылыкка каршы өйрәнүләр узган, тулаем алганда нәтиҗәләре канәгатьләнерлек. Баулыга эш сәфәре белән Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры килде. Уракка, ашлык ташуга һәм чистартуга өстәмә техника һәм кешеләр җәлеп итү планлаштырыла. Ишегалларын асфальтлауга өстәмә 20 миллион сум акча бүленгән.

- Юл эшләре сыйфатына контрольне арттырырга кирәк, - диде Рамил Гатяитуллин. - Юлларны карап чыкканда күренгәнчә, бордюрлар тигез салынмаган, асфальтлаганда су агу өчен авышлык ясалмаган урыннар бар. Тротуардан яңгыр саен су җыела торган тагарак ясамаска кирәк.

Киңәшмәдә шулай ук янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, челләдә халыкны су белән тәэмин итү, терлек азыгы әзерләү, чүп үләннәрен чабу, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр җыелу, банк карталары белән мошенниклыкны булдырмау, социаль хезмәтләр алудан баш тартучылар белән аңлату эшләре, шәһәр бассейнын яхшы хәлдә тоту, социаль объектларны капиталь ремонтлау мәсьәләләре дә каралды.

Карагыз: Аппаратное совещание 17.07.2017


Нет комментариев