Төп тема

Суның сыйфаты – контрольдә

Язгы ташу башлануга, Роспотребнадзор хезмәткәрләре эчү өчен кулланылучы су объектларының торышына санитария-эпидемиология күзәтчелеген көчәйтәчәкләр.

Язгы ташу чорында суның сыйфаты гадәттә начарлана, шуңа күрә районның су баса торган пунктларында көн саен санитария-химия һәм микробиологик тикшеренүләр өчен су пробасы алына. Роспотребнадзорның белгеч-эксперты Б.Котлыевның сүзләре буенча, шәһәрдә эчә торган суга ай саен санитария-химик күрсәткечләр буенча мониторинг үткәрелә.


Нет комментариев