Илдә махсус хәрби операция игълан ителгән көннәрдән үк халык фронтка төрлечә ярдәм чаралары күрсәтеп тора. Уртак көч белән үрелгән маскировка челтәрләре аеруча кадерле, чөнки хәрби техниканы һәм солдатларның гомерләрен саклауда алар мөһим роль уйный. Исергәп авылы мәдәният йортында да дистәләгән шундый челтәрләр үрелә. Бу юлы ирекле волонтёрлар “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” девизы белән “Актив озын гомер” проекты кысаларындагы акциягә кушылдылар.
Исергәп авылы халкы да махсус хәрби операция барган зонага, солдатларга гуманитар ярдәм оештыруда актив катнашалар. Баулы волонтёры Ландыш Ганиева инициативасы белән берничә авыл җирлегенә маскировка челтәрләре үрү өчен махсус җайланмалар куелды. Исергәпләр дә аның бу фикерен хуплап, ирекле волонтёрлар – мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә, мәктәп укучылары, “Ак калфак” оешмасы ханымнары җаваплы эшкә алындылар.
– Авылыбызның актив ханымнары һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Нинди генә эш булса да, дус, тату гына башкарып чыгалар, – дип сөйләде “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәзифә Хәкимова. – Солдатларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз инде. Авыл халкы бакчасыннан җыйган уңыштан да өлеш чыгара ел саен, быел да искәрмә түгел. Халык бәрәңге дә, кишер, чөгендерен дә китерделәр. Мөмкинлектән чыгып җылы оекбаш-бияләйләр, киемнәр, беренче медицина ярдәме күрәтү препаратлары, азык-төлек тә җыеп җибәреп торабыз. Маскировкалау челтәре үрүгә дә җаваплы караш, аларны да сезонга, сорауга карап төрлечә итеп үрәбез.
Оештыручылар сүзләренчә, җирле ирекле волонтёерлар арасындагы һәр кеше дә үзләренең улларын, кияүләрен, туганнарын һәм танышларын фронттан көтүчеләр. Бүгенге көндә илдә барган махсус хәрби операция дә һәр гаиләгә кагыла.
Фото: Исергәп мәдәният йорты
Нет комментариев