10 августта “Баулы – Сула – Ак чишмә-2019” төбәкара авторлык җыры фестивале уздыру планлаштырыла.
Алексеевка артындагы аланда уза торган әлеге традицион фестивальгә илебезнең төрле төбәкләреннән бардлар һәм автор-башкаручылар җыела. Фестивальнең географиясе елден-ел киңәя. Күпсанлы кунаклар арасында Грушин фестивале лауреаты Александр Мичурин да булуы көтелә.
Тыңлап караулар – 13 сәгатьтә, кичке концерт – 19 сәгатьтә. Бард төнге әйләнәсе, 23 сәгатьтә башланып, таң атканчы дәвам итәчәк.
Нет комментариев