Бүген – Габдулла Тукай туган көн
Бүген, 26 апрельдә, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел. Шулай ук Татарстанда Туган тел көне дә билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан районда төрле чаралар үтә.
Кичә Фәнис Яруллинның Кызылъяр авылындагы музей-йортында, Габдулла Тукыйның тууына 133 ел тулуга багышлап, “Сердәш” хатын-кызлар клубы әгъзалары өчен “И мөкатдәс, моңлы сазым” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелгән.
Музей хезмәткәре Илмира Салаватова шагыйрьнең тормыш юлын бәян итүе җырлар, шигырьләр белән үрелеп барган.
Чараның икенче өлешендә “Сердәш” клубы әгъзасы Саҗидә Фазлыеваның кул эшләреннән торган күргәзмә белән танышканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев