Баулының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы ханымнары иҗатта да, уңганлык- булганлыкта да сынатмый. Шушы көннәрдә алар Бөгелмә шәһәрендә узган “Милли моң” дип исемләнгән Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивалендә уңышлы чыгыш ясады. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды.
Баулының җирле «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Римма Яруллина җитәкчелегендә эшләүче «Инсаният» ансамбле әлеге фестивальдә ел саен катнашып район данын яклый. Быел да искәрмә түгел, алар биш төрле мөнәҗәтне үз эченә алган попурри башкарган.
– Мөнәҗәтләр фестивале үзебезнең традицияләребезне онытмау, милли мирасыбызны саклау, үстерү максаты белән оештырыла. Быел аның уздыру вакыты да мәүлид аена туры килеп, тагын да күркәмрәк төс алды.Быел без бер чыгыш эчендә биш төрле мөнәҗәтнең моңын, сүзләрен бергә бәйләп, бер композиция эшләдек. Бу үзе дә яңалык булып тора, – дип сөйләде Римма ханым. – Бу юлы фестивальдән ниндидер урын алып кайтмасак та, уңышлы чыгыш ясадык дип исәплим.
Соло номинациясендә «Сабырлык» дигән мөнәҗәтне Исергәп авылы «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Рузилә Әбүзәрова башкарган. Ул әлеге фестивальдә беренче тапкыр катнашкан.
– Дәрәҗәле кунаклар, мәртәбәле жюри әгъзалары бәя бирде. Алар арасында музыка белгечләре, дин әһелләре бар иде, – дип үз хисләре белән уртаклашты Рүзилә ханым. – Фестивальдә төрле төбәкләрдән килгән кешеләр алтмыштан артык чыгыш күрсәтте. Балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен төрле номинацияләрдә көч сынаштылар. Ансамбльләрнең күп булуы сөенеч. Тик минем фикеремчә, унсигез яшьтән өлкәнрәкләрне кырык яшьтән соң тагын бер яшь үзенчәлегенә бүлергә кирәк булгандыр дип саныйм. Алар арасында профессиональ җырчылар да булды. Гомумән, мөнәҗәт әйтү, аны өйрәнү – зур тырышлык, эзләнү, үз тавышың белән эшләүне таләп итә. Мөнәҗәтләр әйткәнне тыңлаган вакытта да күңелгә рәхәт, сафлык иңгән кебек хисләр туа.
Жюри бәяләмәсен көтеп торган арада Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев бәйгечеләргә үзенчәлекле, кабатланмас осталык дәресе уздырган.
Фото: Римма Яруллина
Нет комментариев