Авыл җирлегендә – яңа башлык
Төп тема

Авыл җирлегендә – яңа башлык

Баулы районының “Потап-Томбарлы” муниципаль берәмлеге Советы утырышында авыл җирлеге башлыгы итеп Светлана Козлова сайланды.

Светлана Козлова моңа кадәр тугыз ел Потап-Томбарлы мәктәбе директоры булып эшләгән. 2 апрельдә авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән.

Светлана Александровна 1970 елның 4 мартында туган, Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. 2015 елдан Потап-Томбарлы авыл җирлеге Советы депутаты.

Светлана Козлова утырышта катнашкан депутатларның бертавыштан каблу иткән карары нигезендә Потап-Томбарлы авыл җирлеге башлыгы итеп сайланды. Аның урынбасары итеп “Хаҗиев” КФХ идарәчесе Илнур Хаҗиев билгеләнде.


Нет комментариев