Тавыш бирү мөмкин кадәр куркынычсыз узачак
Гражданлык бурычын иртәгәдән үк – 25 июньнән башлап үтәргә мөмкин булачак.
Бүгенге көндә барлык сайлау участоклары да үз сайлаучыларын кабул итәргә әзер. 25 июньнән 1 июльгә кадәр 38 участок эшләячәк, 16сы – шәһәрдә һәм 22се – авылларда. Аларның һәркайсы 1000-1150 сайлаучыны кабул итә алачак.
Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 1 июльгә билгеләнгән. Бу-чәршәмбе, әмма көн ял көне булачак. Илебездә яшәүче һәр кеше җавап бирергә тиешле сорау болай яңгырый: “РФ Конституциясенә үзгәрешләрне хуплыйсызмы?” Җавап вариантлары ике – “әйе” яки “юк”. Тавыш бирү 25 июньнән башлана һәм җиде көн дәвам итәчәк. Бу берьюлы күп кешеләрне участокларда җыймас өчен эшләнде. Сүз уңаеннан, тавыш бирү вакытында максималь саклык чаралары күреләчәк.
– Участокларда хәрәкәт маршруты кеше агымнары кисешмәслек итеп уйланылган, – ди территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рөстәм Ямаев. – Керү бер яктан булачак, чыгу юлы – икенче яктан. Керү юлында дезинфекцияләүче келәм, чыгу юлында – кулланылган битлекләр, перчаткалар һәм башкалар өчен чүп савытлары куелачак. Һәр сайлау участогында медицина хезмәткәре кизү торачак. Сайлаулар контактсыз узачак. Бюллетень алу өчен паспорт күрсәтергә кирәк, тик сайлау комиссиясе әгъзасы аны кулга алырга тиеш түгел. Бюллетень алганда һәркем үз имзасын үзе куя, ләкин үзенеке генә булган ручка белән.
Сүз уңаеннан, кешеләр кагылырлык өслекләр санын киметү өчен кабиналардан гадәти пәрдәләр дә юкка чыгачак. Тавыш бирү урына өч яктан капланачак.
Июнь азагына тавыш бирү билгеләнсә дә, сайлау участокларында эш кайный инде.
– 16 июньнән башлап кичке 15тән кичке 19 сәгатькә кадәр, көн саен сайлау участокларында кизү тору оештырылды, – ди Баулы районы буенча территориаль комиссия рәисе Рима Солтанова. – Бу тавыш бирү көннәрендә киткән һәм үз участогында тавыш бирә алмаган кешеләр гариза рәсмиләштереп, урнашу урыны буенча тавыш бирә алсын өчен эшләнгән. Шулай ук комиссия әгъзалары өйләрендә тавыш бирү өчен гаризалар кабул итә – бирегә инвалидлар, өлкән яшьтәге кешеләр, шулай ук кечкенә балалар тәрбияләүче ата-аналар керә. Сүз уңаеннан, бу гаризаларны өйдә тавыш бирүчеләр реестрына кертү өчен башка кешеләр рәсмиләштерә ала. Алар 1 июльгә кадәр гариза бирә алалар, ләкин без моны алдан ук эшләүләрен сорыйбыз.
Һәр сайлау участогында комиссиянең берничә әгъзасы эшләячәк, шәһәрдә – 144, авылларда – 160 кеше. Стационар участоклардан тыш, күчмә күчмә участоклар – автобуслар булачак.
– Алар шәһәрнең ерак урамнарында, күпләп өлкән кешеләр яши торган күпфатирлы йортлар янында, шулай ук Ваешур, Бакалы, Шәмәй кебек үзәктән читтәге торак пунктларда яшәүчеләр өчен эшләячәк, – ди Рима Солтанова. – Автобуслар график буенча эшләячәк, шуңа күрә тавыш бирүгә берничә көн кала подъездларда яки мәгълүмати стендларда нинди санда һәм кайсы вакытта автобус киләчәге турында белдерүләр эленәчәк. Тавыш бирү гадәти сайлау участогындагы кебек узачак – сайлаучылар бер ишектән керәчәк, икенчесеннән чыгачак. Автобуста кабина урнашачак һәм күчмә тартма куелачак, вируска каршы барлык чаралар да тулысынча үтәләчәк.
Шушы көннәрдә Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин тавыш бирү көнендә иң күп кешене киләчәк сайлау участокларында булды. 5 һәм 7нче мәктәпләрдә берьюлы өчәр участок урнашачак. Әйтик, 5нче мәктәптә тавыш бирү беренче катта гына түгел, икенче катта да узачак.
– Тулаем алганда, участоклар әзер һәм аларның һәркайсында, тавыш бирү мөмкин кадәр куркынычсыз үтсен өчен, бөтен шартлар да тудырылган, – диде район башлыгы. – Район халкын мөһим эшне 1 июльгә калдырмаска, ә алданрак тавыш бирергә чакырам, чөнки райондашларыбызның, шулай ук комиссия әгъзаларының сәламәтлеге моңа бәйле бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев