Татар дөньясында, милли әдәбиятта зур югалту - Баулы районында белем алган, хезмәт куйган күренекле язучы Мөсәгыйть Хәбибуллин, бүген, 4 гыйнварда, озакка сузылган авырудан соң вафат булган.
Мөсәгыйть Хәбибуллин 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала, аннары Баулы районы Шалты җидееллык мәктәбендә укый.
1944 елда М.Хәбибуллин Чиләбе өлкәсенә китә, һөнәр мәктәбен тәмамлап, 1946–1953 еллар арасында Магнит тау металлургия комбинатында токарь, Башкортстанның Октябрьски шәһәрендәге бораулау конторасында мастер булып эшли. 1953 елда туган авылына кайта.
1958–1966 елларда Баулы эшчеләр поселыгында эшли һәм яши. 1961–1962 елларда Баулы, 1966–1968 елларда Азнакай район газетасы редакцияләрендә эшли.
1971 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
М. Хәбибуллинны популяр язучы-прозаик итеп таныткан әсәрләр — сиксәненче еллардан башлап аерым китап рәвешендә яки журнал басмаларында дөнья күргән тарихи романнар сериясе: «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», «Атилла» романнары.
Ул — Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Гуманитар Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Россия язучылары берлегенең әдәби бүләге һәм Кол Гали исемендәге Халыкара бүләк иясе, 1970 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.
1971 елның июненнән М.Хәбибуллин Казанда яшәде. 2003 елда "Кубрат хан" китабы өчен Габдулла Тукай премиясенә лаек булды.
Мөсәгыйть Хәбибуллинның якыннары һәм туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.
Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24291
Нет комментариев