Яңа Чүте мәктәбе укучылары язны каршы алды
Бүген Яңа Чүте мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме үтте. 21 март - яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Элек-электән Нәүрүз бәйрәмен зурлап билгеләп үткәннәр. Бу табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн.
Чараны мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Гүзәл Вәлитова башлап җибәрде, Нәүрүз бәйрәменең тарихы белән таныштырды.

Бәйрәм барышында балалар яз турында матур шигырьләр сөйләделәр, күңелле җырлар башкардылар.

Мәктәп китапханәчесе укучыларга яз турында табышмаклар әйтте, кызыклы сораулар бирде. Аннары физик культура укытучысы Чәчкә Гыйззәтуллина ике команда арасында спорт ярышлары оештырды.

Бәйрәмнең азагында барлык кунаклар һәм укучылар "Карга" боткасыннан авыз иттеләр һәм тәмле коймаклар белән чәй эчтеләр.
Фото: мәктәп архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев