Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулының «Кама-Девон» командасы - Moscow Open Cup 2026 җиңүчесе

Катнашучылар арасында ‑ тренер Мөхәммәтҗанов Руслан Марат улы җитәкчелегендәге Баулы (Татарстан) шәһәренең «Кама-Девон» командасы (2014-2015 елгы категория).

Безнең спортчылар искиткеч уен күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр:

- Төркем этабы: 6 матчта 6 җиңү.
- Ярымфинал: «Лидер 1420» командасын 6:0 исәбе белән җиңү.
- Финал: Мәскәүнең «Стрела» командасын 10:4 исәбе белән җиңү.
Турнир нәтиҗәләре буенча «Кама‑Девон» командасы лаеклы рәвештә беренче урынны алды.

Командаларның нәтиҗәләре:

1 нче урын — "Кама‑Девон" (Баулы, Татарстан)
2 нче урын — "Стрела" (Мәскәү)
3 нче урын — "China United" (Кытай)


Команданың аерым уенчыларын да билгеләп үттеләр:

Иң яхшы бомбардир - Мөхәммәтҗанов Алмаз.
Иң яхшы капкачы - Зарипов Даниил.
«Кама‑Девон» командасы составы:
Мөхәммәтҗанов Алмаз (капитан);
Шиһапов Дамир;
Йосыпов Алан;
Гыйльметдинов Ансель;
Хәйретдинов Арсен;
Зарипов Даниил (капкачы).

Легионерлар:

Алексеев Николай (Михайлов Академиясе, Тула);
Сун Ю (Кытай).


«Кама‑Девон» командасын, уенчыларны һәм тренерларны халыкара турнирда җиңүләре белән котлыйбыз! Спортчыларыбыз белән горурланабыз һәм яңа казанышлар телибез!

Фото: социаль челтәрләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев