Җәмгыять

Баулыларга Корбанга кагылышлы сорауларга җаваплар

Быел Баулы һәм Баулы районы мәчетләрендә 27 май көнне Гает намазлары иртәнге сәгать 4тә башланачак

Мөселманнарның иң зур бәйрәме булган Корбан бәйрәме якынлаша. Быел ул 27 май көненә туры килә. Шул уңайдан Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.  

 

– Корбанлык малларны ничек сайларга?

– Дингә яшьләр дә килә. Корбан чалу, Гает намазларында катнашу, гомумән, динебездә Гаетләрне ничек итеп уздырырга кирәклеге белән дә кызыксыналар. Корбанлык өчен сарык, кәҗә, сыер малы туры килә. Кәҗәнең яше бер яшьтән дә ким булырга тиеш түгел, сарык алты айлык та ярый, әгәр дә ул гәүдәсе белән әнисе зурлыгында булса. Гадәттә, сарык һәм кәҗә бер кеше исеменнән чалына. Корбанлык өчен сыер малы  сайлана икән, ул ике яшьлек булырга тиеш, аны җиде кеше исеменнән чалырга ярый. Җиде кеше сыер малын корбан итеп чалганда, ул кешеләрнең һәрберсе дә чын, ихлас ният белән булырга тиеш. Шушы кешеләрнең берсе генә дә “яхшы сыер чалалар, итле булырбыз” дигән нияттә була икән, ул вакытта бергә булган башка кешеләрнең дә корбанлыгына зарар киләчәк. Уртак чалган вакытта якын, таныш булган, корбанның мәгънәсен аңлаган, “Аллаһның боерыгын үтим” дип уйлаган кешеләр берләшеп чала торган булса, әлбәттә, күркәм. Ул җәмәгать белән бергә эшләнгән гыйбадәт булачак. Шулай ук корбан итеп дөя дә чалырга мөмкин.

– Гает намазының үзенчәлекләре?

– Гает намазы турында сөйләсәк, аның да үзенчәлекләре бар. Ул башка намазлардан өстәмә тәкъбирләр белән аерылып тора. Бу хакта мәчеткә килгәч, хәзрәтләр намаз алдыннан ничек укырга кирәклеген аңлаталар һәм уку барышында хәзрәткә ияреп кабатлап кына барса, яхшы була. Гает алдыннан, матур гадәт буенча, мунча кереп, чистарынып, юынып, мөкинлектән чыгып яңа киемнәр киелгән булса күркәм, бәйрәм хисләре белән барырга кирәк. Бу Аллаһның зур бүләге. Әгәр дә без Корбан гаетенең тарихына карый торган булсак, Аллаһы Тәгалә Ибраһим Галәйһиссәлләмне улы белән сынады, ягъни корбан итеп улын чалырга кушкан иде. Бу сынауны биреп ул чын күңел, ихласлылык кирәклеген аңлатты. Шуңа күрә, Аллаһ Тәгаләдән гаиләләребезнең иминлеген сорап, күтәрә алмаслык сынаулар җибәрмәсен диеп, тынычлыкта, иминлектә шөкер итеп яшәүне теләп бәйрәмдә шушы гыйбадәтләрне башкара икән, бу күркәм һәм яхшы булачак.

– Корбанны кем чалырга тиеш?

 – Корбанны мөмкинлеге булган һәр кеше чала ала. Корбан чалуның да шартлары бар. Тиеш булып та кеше чалмаса, ул гөнаһлы була. Кем тиеш соң? Мөмкинлеге яки байлыгы булган кеше. Ә байлык – көмеш белән бәйләнгән. Бүгенге көндә көмеш бәясе буенча, Татарстан Диния нәзарәтенең голәмәләр шурасы йөз мең сум диеп билгеләп куйды. Димәк, әгәр дә, Гает көненә кешенең 100 мең сум акчасы бар икән, ул кеше корбанлык чалмаса, гөнаһлы була. Мәсәлән, кешенең әле йорты төзелеп бетмәгән булырга мөмкин, әле алда ниндидер чыгымнары булачак икән, ә Гает көнендә шул 100 мең акчасы бар ди, андый кеше дә чалсын корбанны. Итне таратмасын да ди, гаиләсенә калдырсын, ул шулай итеп, вәҗиб гамәлне – Аллаһы Тәгаләнең боерыгын үтәгән була. Чөнки корбанны чалу вәҗиб( мәҗбүри) булса, итен тарату – сөннәт булып тора. Сөннәтне эшләмәсә, кеше савапсыз кала, ләкин гөнаһлы булмый. Ә вәҗиб гамәл калса, гөнаһлы була.

– Корбанлык малларын кемгәдер атап (улым өчен, кызым өчен...) чалу бар, бу хакта да аңлатып китегез әле,  рәхим итеп.

– Бу дөрес фикер түгел. Корбан чалынганда гаилә бер икән, аның бюджеты, керем-чыгымы да бер була бит инде, ул вакытта гаилә башлыгы үзем һәм гаиләм исеменнән диеп чала. Бу вакытта бөтен гаилә әгъзалары өстеннән бурыч төшә. Ә үз гаиләләре, үз йортлары белән яшәүче балалары бар икән, ул вакытта алар да үз гаиләләре исеменнән аерым чалырга тиеш. Бу – Аллаһы Тәгаләнең боерыгы. Корбан чалуга аңлап, белеп карый торган булып, Аллаһ кушканны үтәсәк, эшебездә уңышлар булыр, тормышыбызга бәрәкәт килер.

– Корбанлык малының итен ничек дөрес итеп бүләргә? Сарык, кәҗә малын бүлү аңлашыла, ә бер сыер малын җиде кеше берләшеп чалган вакытта ничек бүленә?

– Бер кеше чаламы, җиде кеше чаламы, әгәр дә кешенең мөмкинлеге булып, гаиләсе ач булмаса, аны таратам дигән ният белән чала икән, ул вакытта өчкә бүленә. Эре малны да җиде өлешкә бүләләр, шул җиде өлеш тагын өчкә бүленә. Ягъни, бер өлешен гаиләсенә калдыра, икенче өлешен туганнары арасында бүлә, ә өченче өлешен мохтаҗ булганнарга таратса, яхшы була. Пәйгамбәрнең дә бер нәсихәте бар, ул әйтә: “Бер-берегезгә бүләк бирешегез”, –+ ди. Шулай булганда җәмгыятьтә тигезлек, кешеләр арасында бер-берсен ярату, хөрмәт, ихтирам артыр, туганлык җепләре ныгыр.

– Дин үзгәрми, ә кешеләр фикере, йолалар, гадәтләр үзгәрә. Соңгы елларда корбанлык малының эч-башы, аяклары, тиресе һәм сөякләре хакында да төрле фикерләр ишетәбез. Бу очракны да аңлатыгыз әле.

 – Шөкер, бүгенге көндә муллык вакытында яшибез. Үзем дә балачакта хәтерлим: олы мал чалынган вакытта аның эчәк башларын да кулланалар иде, ризык була иде. Хәзер күп вакыт чынлап та, башлары, аяклары, эчәкләре кала. Аны чүплеккә ыргытырга ярамый, бу тирә-якны пычрату да була. Без мәчеттә махсус контейнер куябыз, маллар чалынып беткәч, биотермик чокырга илтүне оештырабыз. Ә кемнеңдер мөмкинлеге бар икән чистартырга, кулланырга – бу бик яхшы. Корбанның һәр өлеше файдага китсә, бик әйбәт. Шул ук тиреләрен дә тапшырып була, аның акчасын сәдака итеп бирергә мөмкин. Хәдистә дә шулай китерелә бит: “Корбан малының тәнендәге һәр йонына кадәр әҗер-савап язылыр”, – ди.  Ә сөякләре хакында ниндидер үзеңә мәшәкать тудырып, аларны җыеп, күмеп йөрергә кирәк түгел, нәҗес булып саналса да, этләргә бирергә мөмкин. Этләрне дә Аллаһы Тәгалә яраткан. Без аларны тормышта файдага кулланабыз, мөлкәт саклый, көтү көткәндә ярдәм итә, һәм башкалар. Без бит этләрне башка вакытта да ач тотмыйбыз, хәтта, сатып алып, махсус ризык ашатабыз. Шуңа бу мәсьәләдә проблема тудыру кирәкми. Кабатлап әйтәм: эчен-башын һәм тиреләрен кулланып, эшкәртеп була икән, бу – савап. Исраф итмәскә кирәк.

– Гадәттә, корбанлык малларын өч көн эчендә чалырга кирәк, ә итләрен таратуны яки ашын уздыруны соңрак вакытка калдырырга ярыймы?

– Корбан өч көн – Гает көнне һәм аннан соң ике көн дәвамында, кояш баеганчыга кадәр, чалына. Бу көнне чалынган маллар корбаннан китә. Башка вакытта чалынган мал, аңа туры килми. Итен таратуның билгеле бер вакыты юк. Әмма Гает көннәрендә тарату тагын да саваплырак. Итне бүлеп, кемгәдер бирәм диеп ниятләп алып куелса, ул инде аныкы санала, ә син аны саклап кына торучы буласың. Корбан ашын уздыру да шулай ук, соңрак үткәрү дә ярый. 

Баулы районы мөхтәсибәте биргән мәгълүмат буенча, быел шәһәрнең ике мәчетендә дә корбанлык малларын чалу мәйданчыклары оештырылачак, ә авылларда корбан чалу өчен махсус урыннар юк.


Нет комментариев