Баулыларга гриппка каршы вакцина ясату мөмкинлеге бар
Җәмгыять

Баулыларга гриппка каршы вакцина ясату мөмкинлеге бар

Табиблар ноябрь ахырына грипп белән авыручыларның беренче дулкыны башлануын фаразлый. Шуңа күрә хәзер вакцина ясату өчен иң кулай вакыт: прививкадан соң организмда саклагыч антитәнчекләр ике-дүрт атна дәвамында формалаша.

Баулы үзәк район хастаханәсенә балалар һәм өлкәннәр өчен вакциналар кайтарылган. Район халкы прививка ясатырга килә башлаган. Беренчеләрдән булып баш табиб Азат Гайсин  вакцина ясаткан.

Иммунизация бушлай үткәрелә. Прививканы теләгән һәркем яшәү урыны буенча ясата ала. Процедура алдыннан пациентлардан хроник авырулары, даруларга аллергиясе булу-булмавы турында сораштыралар. Аннары табиб карау үткәрә: тән температурасын, сатурацияне һәм пульсны үлчи. Каршы күрсәтмәләр булмаса, тиешле документларны тутырганнан соң вакцинация үткәрелә.

– Грипп – беренче чиратта сулыш юлларын: тамак, трахея, бронхлар һәм колакларны зарарлый торган кискен респиратор вируслы инфекция. Аның төп билгеләре – мускуллар авырту, тән температурасының 38-39 градуска кадәр күтәрелүе. Шулай ук катараль күренешләр: борыннан су килү, төчкерү, ютәл, – дип «Слава труду» газетасы хәбәрчесенә участок терапевты Алина Мөхтәсарова сөйләде.

Баулы районына өлкәннәр өчен якынча 7000, балалар өчен 3000 доза вакцина китерелгән. Алар арасында «Ультрикс», «Совигрипп» һәм «Флю-М» вакциналары бар. Бүгенге көнгә якынча 4000 өлкән кешегә һәм 2000 балага прививка ясалган.

– Хөрмәтле баулылар! Ел саен вакцинация үтәргә чакырам. Грипп гадәттә авыр уза һәм җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин. Кайбер очракларда ул үлем белән дә тәмамланырга мөмкин. Көн саен кабул итүгә грипп инфекциясе билгеләре булган шактый күп кеше килә. Аларның хәле инде авыр: тән температурасы 40 градуска кадәр күтәрелә. Күпчелеге прививка ясатмаган була, – дип якташларына мөрәҗәгать итте Алина Мөхтәсарова.

Вакцинация күп вакытны алмый: процедура үткәрелә торган 306нчы кабинетта чират зур түгел. Балаларга прививка балалар консультациясенең 205нче кабинетында ясала. Иммунизацияне шулай ук Новозареченск һәм Поповка табиб амбулаторияләрендә, районның фельдшер-акушерлык пунктларында да үтәргә мөмкин.

– Вакцинация – грипптан махсус саклануның бердәнбер чарасы. Гриппка каршы вакциналардан куркырга кирәкми. Чөнки авыруның үзеннән килеп чыгарга мөмкин булган өзлегүләр куркынычы вакцинациядән соңгы теләсә нинди тискәре реакция ихтималыннан йөзләрчә тапкыр югарырак. Грипп сезоны гадәттә гыйнварда башлана, иң югары нокта февральгә туры килә. Шуңа күрә хәзер дөрес сайлау ясарга – вакцина ясатып, үзеңне һәм якыннарыңны сакларга вакыт, – дип аңлатты Баулы үзәк район хастаханәсе баш табибы Азат Гайсин. – Вакцинация, беренче чиратта, хроник авырулары булган кешеләргә, балаларга, йөкле хатын-кызларга, ягъни гриппны авыр кичерүчеләргә аеруча күрсәтелә.

Прививка кабинеты эш көннәрендә 8:00дән 16:00гә кадәр эшли. Төшке аш вакыты – 12:00дән 13:00гә кадәр. Оешмалар гаризасы нигезендә хезмәткәрләргә эш урынында вакцинация үткәрергә дә мөмкин.

Беренче чиратта прививка ясатырга ел саен вакцинация үтүчеләр килә.

– Мин ел саен прививка ясатам. Һәр прививкадан соң азрак авырыйм. Гомумән, безнең гаиләдә барыбыз да вакцинация үтә, авырулар да кимеде, – ди баулылы Виктория Измайлова.

Тормыш сыйфаты кирәкле медицина ярдәмен вакытында алу мөмкинлегенә турыдан-туры бәйле. «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты даими тикшеренүләр үтәргә, куркыныч авыруларны кисәтергә һәм хәтта ерак торак пунктларда яшәүчеләргә дә белгечләр күзәтүендә булырга ярдәм итә. Бу профилактик эшнең мөһим юнәлешләренең берсе – гриппка каршы вакцинация. Вакытында ясалган прививка өзлегүләрдән саклый һәм авырулар иң күп булган чорны сәламәт килеш узарга мөмкинлек бирә.


Нет комментариев